Образовательная деятельность

Буа мәдрәсәсе тарихы

Буа мәдрәсәсе Татарстан Республикасының иң борынгы дини уку йортларының берсе. Ул Буа шәһәхәрендә 1805 елны ачылган. Революциягә кадәр “Нурия” исемен йөрткән.

   Аның иң беренче җитәкчеләреннән булып Габделвахид бине Габдеррахман әл-Буавый тора. Мәдрәсәне 1852 елга хәтле Габдеррахман бине Колый әл-Буавый (1808–1852), 1886 елга хәтле Габдуннасыйр хәзрәт Әминов (1806–1886), 1886-1919 елларда Нургали хәзрәт Хәсәнов (1852–1919), анардан соң аның улы Гаясетдин хәзрәт Хәсанов (1889–1922) җитәкли.

Буаның “Нурия” мәдрәсәсендә татар халкының күп кенә танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре укый. Болар арасында 1898 елдан алып 1902 нче елга хәтле язучы, тәрҗемәче, җурналист Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов (1888–1962), 1879 елларда язучы, журналист Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдев (1865–1923), 1894 нче елларда тарихчы галим, педагог, татарның күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, Дәүләт Думасы һәм Милләт Мәҗлесе депутаты Һади Мифтахетдин улы Атласов (1876–1938), 1912 елларны күренекле дин эшлеклесе Камәретдин Баһаветдин улы Салихов (1890–1962), язучы, педагог, әдәбият галиме Габделхак Җәләлетдин улы Шәһиәхмәтов (1900–1939) (әдәби псевдонимы Гомәр Толымбай), педагог, тәрҗемәче, тел галиме Бакый Закир улы Халидов (1905–1968), шәркыятьче (востоковед) галим, филология фәннәре докторы, Ленинград университеты профессоры Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов (1907–1983), педагог, язучы, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре бертуган Ибраһим һәм Касыйм Җамалетдин улы Биккуловлар, журналист, “Икътисад” журналы мөхәррире Фатих Шиһабетдин улы Мортазин (1875–1937), каллиграф Гарифҗан Хәсән улы Вәлидов (Гарифҗан Буави) (1879–1946) һ.б. Соңрак Һади Атласи әлеге мәдрәсәдә 1898 елдан 1903 елга кадәр үзе дә укыта.

     1882 нче елның 20 августында Буада, көчле янгын чыгып, татар бистәсе, шул исәптән мәчет һәм “Нурия” мәдрәсәсе биналары тулысынча янып бетә. 1883 елны Буаның 2 нче гильдия сәүдәгәре Шәрип Гобәйдулла улы Муллинның акчасына мәчет яңадан торгызыла. Шул ук елларда “Нурия” мәдрәсәсенең кирпеч һәм агач биналарын салу алып барыла. Нәтиҗәдә болар барысы бергә хәзерге К.Либкнехт (Татар) һәм Ефремова (Казан) урамнары чатында бердәм төзелеш комплексын тәшкил итә. 1904 елны әлеге комплекста җәмигъ мәчет, ике таш һәм өч зур агач мәдрәсә биналары була.

Мәдрәсә өч бүлектән тора: башлангыч (ибтидаия), урта (рөшди) һәм югары (игъдадия). 1913 елны биредә 12 укытучы укыта, 300 дән артык шәкерт белем ала. Алар күп санлы дини фәннәрдән тыш физика, алгебра, география, тарих, мантыйк, каллиграфия, гарәп, фарсы, төрки (татар) һәм рус телләре өйрәткәннәр. Бу максатта мәдрәсәдә бай китапханә дә булган. Гомумән алганда, әлеге уку йорты укучыларның әти-әниләре, мәхәллә халкы, шәхси хәйрия ярдәме һәм вакыф маллары хисабына тотылган. Мәдрәсә мәхәлләсе үзидәрәсендә оешкан попечительләр киңәшмәсенең дә ярдәме зур булган.

“Нурия” мәдрәсәсенә укулар, шәкертләрнең август ахырында җыела башланып октябрь башында башланган. Бәйрәмнәрдә укучылар мәдрәсә җитәкчелеге билгеләгән вакытта ял иткәннәр. Атнаның ял көне җомга көненә туры килгән. Уку елы апрель ахырында шәкертләрнең укылган фәннәрдән имтиханнар бирүе белән тәмамланган. Шул имтихан билгеләре белән төрле сыйныфлардагы шәкертләр югары бүлеккә күчкәннәр. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга махсус таныклык тапшырылган. Шул таныклык белән алар, Уфадагы Оренбург мөселманнар дини идарәсенә барып, уңышлы имтихан биргән очракта, указлы мулла, мөгаллим булып эшли алганнар

     Мәдрәсә үз вакыты өчен җитди мөселман уку йортыннан була. Анда Сембер губерниясенең, Буа өязенең булачак дин әһелләренең 60 — 70% гына түгел, илнең ерак өлкәләре, мәсәлән, хәтта Әстерхан губерниясеннән шәкертләр килеп тирән дини белем алганнар. Укучыларның болай агылышы киңәйтелгән укыту программалары һәм мәдрәсәнең элеккегедән килгән даны белән аңлатылган

Илдә Совет хөкүмзте урнашкач 1919 елны Буа мәдрәсәсенең эшчәнлеге туктатыла. Аның биналарында төрле дәүләт оешмалары (А.В. Луначарский исемендәге башлангыч мәктәп, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча дәүләт оешмалары, М.Горький исемендәге мәктәпнең сыйныф бүлмәләре, Буа май-сыр комбинатының складлары) урнашкан була.

Буа мөселманнары мәдрәсә биналарын кире кайтару артыннан күп тапкыр йөрсәләрдә, совет чорында уңышка ирешә алмыйлар. Бары 1996 елны Мөлеков Габделмалик (Малик) Гариф улының (1923–2005) зур тырышлыгы белән мәдрәсәсе биналары һәм аның мәчете кире мөселманнарга кайтарыла.

   Яңадан мәдрәсә үз эшен 1997 елның 1 октябрендә үзенең тарихи биналарында Буа мәдрәсәсе буларак башлап җибәрә. Аның беренче җитәкчесе итеп Әнсар хәзрәт Мөлеков билгеләнә. 1999–2002 елларда җимерек иске мәчет урынына ТР Диния нәзарәте ярдәме белән мәдрәсәнең ике катлы яңа бинасы салына. Бүгенге көндә Буа мәдрәсәсе шул бинада ТР Диния нәзарәтенең урта дини белем бирүче уку йорты буларак эшләвен дәвам итә.

  Бүгенге көндә мәдрәсәдә 8 укытучы җитәкчелегендә көндезге (3 еллык), кичке (4 еллык) һәм читән торып уку (4 еллык) бүлекләрендә, мәчет курысларында 200дән артык укучыга дини белем бирелә. Мәдрәсәдә төрле дини чаралар, бәйгеләр, балалар өчен лагерьлар оештырыла. 1997 елдан 2018 елга кадәр 17 чыгарылыш оештырылган.

Якын киләчәктә мәдрәсәдә үз комплексында сакланып калган 2 тарихи бинаны дәүләт һәм хәйриячеләр ярдәмендә реставрацияләү, яңа мәдрәсә бинасын төзүне һәм күпкыры дини эшчәнлекне алып бару планнаштырыла.