Гаед көнне зур бәйрәм.

15 июнь көнне  Буа  районы мөхтәсибәте, Буа мәдрәсәсе белән берлектә Рамазан гаетен зурлап, Хаҗилар мәчете янындагы мәйданчыкта балалар өчен бәйрәм үткәрде. Нәниләр  мәйданчыкта төрле уеннарда катнашты.  Капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту кебек уеннар, төрле спорт ярышлары белән бергә үрелеп барды. Мәчеткә йөрүче нәни шәкертләр кечкенә атка да утырып йөрделәр, батутта да сикерделәр. Алар шулай ук  поп-корн, татлы мамык һәм башка тәм – том белән дә сыйландылар. Нәни шәкертләребез туган телебез,  Ислам диненә багышланган    шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов мондый күркәм чара оештырганнары өчен Буа мәдрәсәсе коллективына  олуг рәхмәтләрен җиткерде, мондый кирәкле бәйрәмнәрне һәр  елны үткәрергә кирәк дигән теләкләрен белдерде.