Буа мәдрәсәсендә имтиханнар
8 июньдә Буа мәдрәсәсе шәкертләре чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырды. Диплом яклаганда да алар сынатмады – дини уку йортында алган ныклы ышанычлы белемнәрен кулланып, комиссия алдында уңай җавап бирделәр. Бу уку елында көндезге бүлекне 3 шәкерт тәмамлады. Киләчәктә алар мәдрәсәдә алган белемнәрен практикада кулланырлар дигән өметтә калабыз. Амин!