Март аенда Буа мөхтәсибәте яшьләр бүлеге белән берлектә “Сыерчык оясын үзең яса!” бәйгесе игълан иткән иде. Шул бәйге турында игълан ителгәч, шәһәребез мәктәпләрендә укучылар һәм шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әлеге конкурста бик теләп катнаштылар.

26 апрель көнне Буа мәдрәсәсе бинасында бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. Залда балалар әниләре һәм җитәкчеләре белән утыралар иде.

Башта яшьләр бүлеге белән берлектә, мөхтәсибәтнең соңгы  3 аенда эшләнгән эшләре турында  төшерелгән  видео җурнал күрсәтелде. Аннан яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Сафиуллин Коръән укыды. Кичәне Фәнис хәзрәт Гайнатуллин дәвам итте. Ул мөэмин – мөселман кардәшләребезгә  кошлар турында бик үтемле вәгазен җиткерде.

Илнур хәзрәт  Сафиуллин кичәнең иң мөһим өлеше – бүләкләү  тантанасына  күчте.  “Бу бәйгедә катнашучыларга барысына дә мөхтәсибәт исеменнән олуг рәхмәтләребезне белдерәбез. Сыерчык оялары бик матур, үзенчәлекле итеп ясалган. Аларның һәрберсе мактауга лаек. Шулай да бәйге бәйге инде ул. Ә  хәзер җиңүчеләрне билгелибез”,- дип  хәзрәт сүзен дәвам итте.

1 урынга – 1нче номерлы мәктәптән Шакирова Камилә лаек булды.

2 урын – Салихова Зилә, 2 номерлы лицей – мәктәп укучысы.

3 урынга – “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүче Мифтахов Айнур лаек булды. Җитәкчеләре Нуретдинова сиринә һәм Сафиуллина Илвира.

Урын алучылар Буа мөхтәсибәтеннән истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.

Соңынан кичә мул итеп әзерләнгән табын янында үтте.